16+

Рөстәм Миңнеханов Васильево шәһәрендә «Берег-яр» яшьләр үзәге төзелешен хуплады

Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграмма-каналында хәбәр итте.

Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграмма-каналында хәбәр итте.

— Яңа максатка ирешелде, Татарстан Яшьләр министрлыгы белән зур уртак эш башкарылды: җир участогы сайлап алынды, дизайн-проект, проект-смета документациясе эшләнде, аның экспертизасы алынды. Август аенда Рөстәм Нургалиевичның Васильевога визиты вакытында яшьләр министры Ринат Садыйков булачак «Берег-яр»үзәге проектын тәкъдим итте. Төзелеш 2024 елга планлаштырылган, проектның гомуми бәясе 218,8 млн сум, — дип язган Афанасьев.

2 катлы яшьләр үзәге Ленин урамында барлыкка киләчәк һәм авыл тарихында беренче булачак. Биредә хәзер 14-35 яшьлек 6 меңгә якын яшьләр яши.

Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading