16+

Рәссам «Идел белән Урал арасында»

2 ноябрь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә рәссам Рөстәм Хуҗин үзенең «Идел белән Урал арасында» дип аталган күргәзмәсен презентацияли.

Рәссам «Идел белән Урал арасында»

2 ноябрь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә рәссам Рөстәм Хуҗин үзенең «Идел белән Урал арасында» дип аталган күргәзмәсен презентацияли.

Реалистик мәктәп тарафдары Рөстәм Хуҗинны тамашачы күп фигуралы тарихи әсәрләр иҗат итүче рәссам буларак белә. Аның эшләрендә сурәтләнгән һәркем «үз тормышы», үз борчулары белән яши. «922елда Болгарда ислам дине кабул итү», «X гасырда Ага-базар, «XIII гасырда Болгар базары», «Болгар илендә» кебек эшләре рәссамга танылу китерде. Биредә ул борынгы бабаларыбызның данлы-шанлы, шул ук вакытта фаҗигале үткәнен сурәтли. Бер үк вакытта ул туган якның табигатенә дә мөкиббән. Аның пейзажларында табигатькә, аның иксез-чиксез киңлекләренә мәдхия укыла. Ул сурәтләгән табигатенең дә үз холкы, рәссам үзе генә күрә алган төсләре, төсмерләре бар. «Идел белән Урал арасында» дип аталган сериядә моны ачык тоясың.
Презентация барышында рәссам гадәттәгечә мастер класс та уздырачак. Тамашачы Илья Глазунов исемендәге Россия академиясен тәмамлаган, зур мәктәп узган кылкаләм остасының ничек эшләвен, шах әсәрләрнең ни рәвешле тууын үз күзләре белән күрә алачак дигән сүз бу.
Рөстәм Хуҗинның эшләре Дәүләт тарих музеенда (Казан), Болгар музей тыюлыгында, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Уфа, Пенза, шулай ук Франция, Германия, Төркиядә шәхси тупланмаларда саклана.
Фото: expokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading