Рөстәм Идрисов 59нчы яшендә вафат булды.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов шул ук вазифада 2011-2013 елларда хезмәт иткән Рөстәм Идрисовның вакытсыз вафат булуы уңаеннан мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашты. Рөстәм Идрисов 59нчы яшендә вафат булды.
"Халыкка һәм Ватанына ихластан һәм лаеклы хезмәт иткән, үзеннән соң игелекле эшләрнең җимешләрен калдырган зур шәхес турындагы якты хатирәләр мәңге безнең күңелләрдә сакланыр", диелә Виктор Демидов белдергән кайгынамәдә.
Комментарийлар