Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турындагы канунга үзгәрешләр кертелде. Балалар арасында «баланың сәламәтлегенә яки әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерергә мөмкин» булган тыелган мәгълүмат исемлеге киңәйтелгән.
Тиешле документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Балаларны төрле зыян китерүче мәгълүматтан, пропагандадан һәм агитациядән яклауга багышланган законның бер маддәсенә әлеге өстәлмәләр кертеләчәк. Мәсәлән, тәмәкене рекламалаудан тыш, хәзер никотинлы продукция рекламалау да тыела.
Моннан тыш, канунның иске редакциясендә традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалаучы мәгълүматны тыю каралган иде. Хәзер бу пункт «яки традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр һәм (яки) аларга өстенлекләр күрсәтүче, педофилияне пропагандалаучы мәгълүматтан, балаларда җенесне үзгәртергә теләк уятырга сәләтле мәгълүматтан якларга» дигән сүзләр дә кергән
Үзгәрешләр канунның башка маддәләренә да кертеләчәк.
Канун басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.
Комментарийлар