Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны җиңүе белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.
Ул Мәскәү шәһәренең «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәге» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе адресына котлау сүзләре белән телеграмма җибәрде.
«Кадерле Камилә! Фигуралы шууны яратучылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сине 2022 елгы Россия чемпионатында гаҗәеп җиңүегез белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Яшь булуыңа карамастан, син инде чын чемпионлык сыйфатларын – көчле, батыр холыкыңны, зур осталык, куәтле максатчанлык күрсәтәсең. Узган турнирда сиңа хаклы рәвештә җиңү китергән ышанычлы, виртуоз чыгышың да алда сине якты һәм уңышлы спорт карьерасы көтүенә шик калдырмый. Синең белән – талантлы, булдыклы якташыбыз белән горурланабыз һәм спортта һәм тормышта иң югары максатларга ирешү өчен бетмәс-төкәнмәс илһам һәм энергия телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар, яңа җиңүләр һәм бәхет телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».
ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар