16+

Рөстәм Миңнеханов тагын бер "глава"га шелтә белдерде

Татарстан Президенты район башлыгын нәрсәдә гаепли?

Татарстан Президенты район башлыгын нәрсәдә гаепли?

Рөстәм Миңнеханов Алабуга мэры Рөстәм Нуриевка шелтә белдерде. Президент фикеренчә, район башлыгы ветераннарга карата мондый сүз әйтеп, әхлаксызлык күрсәткән. 

"Татарстанда ветераннарның батырлыгына һәрвакыт рәхмәт әйтәләр. Бу безнең изге бурычыбыз. Без алга таба да аларга кайгыртучынлык һәм игътибар күрсәтәчәкбез. Алабуга башлыгы мондый сүзләр әйтергә тиеш түгел иде. Ул тәнкыйтькә лаек",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент республикада халыкка вакцинациянең мөһимлеген аңлату буенча зур эш алып барылуы хакында искәртте. Башка ысуллар, бигрәк тә мондыйлары -  чикне узу.  

Билгеле булганча, Алабуга башлыгы коронавирус инфекциясе белән көрәш оператив штаб утырышында ветераннар адресына бик үк матур булмаган сүзләр әйтте. 

-Без 9 майга яисә Өлкәннәр көненә акча таратканда QR- кодлар сорарга иде. Мин оялмас идем. Кеше җаваплы булырга тиеш. Мин прививка ясаткан. Миңа пенсионер килә һәм вирус ияртә. Мин авырмыйм, әмма йөртүче булам һәм прививка ясатмаган кеше янына барып, аңа ияртәм. Миңа андый пенсионер нәрсәгә? Бу пенсионер түгел - бу чын дошман, - дигән иде башлык.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading