Әлеге хәл Восстание урамында булган. Росгвардиячеләр койма буенда торган машинаның двигатель тавышына игътибар иткән. Машина йөртүче аңын югалткан, аягы педальдә калган. Шуның аркасында машинаның двигателе көчле тавышлар чыгарган.
Росгвардиячеләр ир-атны машинадан чыгарып, аңа беренче ярдәм күрсәткән. Ашыгыч ярдәм бригадасы авыруны хастаханәгә алып киткән.
Комментарийлар