16+

Сабантуй булмый. Концерт була

Милли бәйрәмне онлайн гына үткәрергә ниятләгәннәр.

Сабантуй булмый. Концерт була

Милли бәйрәмне онлайн гына үткәрергә ниятләгәннәр.

Быел Федераль Сабантуй Нижневартовск каласында узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен милли бәйрәмне онлайн гына үткәрергә ниятләгәннәр. Бу мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та раслады.

"Татарстан сәнгать әһелләренең традицион концерты узачак. Көрәш буенча да ярыш үтәчәк. Әмма Сабан туе, Роспотребнадзор таләпләре буенча, гадәти форматта үткәрелмәячәк", - диде Данис Шакиров "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Себер якларында яшәүче милләттәшләребез бу бәйрәмне бик көткән иде. Алар да бу уңайдан борчыла:
"Ышанасы килми... Федераль Сабан туе 18- 19 июнь көннәрендә онлайн була икән. 
Сургутта да шул ук була диләр... Күңел уңай якка үзгәреш көтә. Милләттәшләребезгә сабырлык. Сабан туен гадәттәгечә иркенләп үткәрәбез диеп торганда. Бик күп әзерлек чараларын башкарыла", - ди журналист Гөлчәчәк Фәтхулова.

Реклама

Җирле массакүләм чараларының хәбәрләре дә раслый бу хәбәрне. Татарстан артистларының концерт Сәнгать сарае 18 июньдә узачак. Зал 50%ка гына тулырга тиеш - шулай ук Роспотребнадзор таләбе. 19 июньдә "Арена" спорткомплексында көрәш бәйгесе һәм шунда ук Сабантуй флагын киләсе шәһәргә тапшыру каралган. Ютубта исә бу чараларны күзәтергә мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабан туйлар булса булмаса да анга карап авыручылар саны булмас дип ялгышасыз....

    Мөһим

    loading