Татарстанда 33 градуслы салкыннар көтелә
Иртәгә, 14 февральдә, республика чираттагы антициклон йогынтысына эләгәчәк, ул Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә күчәчәк. Атмосфера басымы артачак, явым-төшемнәр туктый, ә температура фоны сизелерлек түбәнәя (нормадан 9-14 градуска түбәнрәк). Антициклон шимбә, 17 февральгә кадәр хакимлек итәчәк.
14 февральгә каршы төндә -18, -23 градуска кадәр суыта, урыны белән -27 градуска чаклы. Көндез -12-17 градус булыр дип көтелә. Пәнҗешәмбе, 15 февральдә, төнлә һәм иртән -22 -27 градус, урыны белән -30 градус булыр дип фаразлана. Көндез – -16, -21. Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 16 һәм 17 февральдә, Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында температура -25 градустан -30 градуска кадәр, ә түбән урыннарда 33 градуска чаклы төшә. Тәүлекнең якты вакытында -16-21 градус көтелә.
Комментарийлар