16+

Салкын тиеп, грипп белән чирләүчеләр саны артты

Татарстанда ОРВИ белән чирләү очраклары арту аркасында медицина учреждениеләре артык йөкләнеш белән эшли.

Татарстанда ОРВИ белән чирләү очраклары арту аркасында медицина учреждениеләре артык йөкләнеш белән эшли.

Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

— Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системасы, ОРВИ белән чирләп китүчеләр күп булу сәбәпле, киеренке хәлне билгели. Бездә поликлиникаларга һәм стационарларга мөрәҗәгать итү, шулай ук Ашыгыч медицина ярдәменә чакырулар шактый артты. Поликлиникалар артык йөкләнеш белән эшли. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә поликлиникаларның эш сәгатьләрен арттырырга мәҗбүрбез, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, көз башыннан бирле Татарстанда грипп йоктыруның 3 631 очрагы ачыкланган. Узган елның шул ук чорында алар 5 меңнән артык булган. Авыру очраклары Яңа ел каникулларыннан соң артыр дип көтелә.
Сентябрь башыннан Татарстанда грипп йоктыруның 3 631 очрагы теркәлгән, ә узган елның шул ук чорында — 5 751. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә сөйләде.

- Бүгенге көндә А гриппы вирусы өстенлек итә. В гриппы сезон ахырында, февраль-март айларында кушыла. Әлегә бездә А гриппы чоры, — диде ул.
Моннан тыш, Татарстанда яңа ел каникулларыннан соң грипп белән авыручылар саны артуы көтелә. 

- Яңа ел бәйрәмнәреннән соң без традицион рәвештә грипп белән чирләү очраклары саны артуын билгеләп үтәбез. Ул Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакка йөрешүләрнең, аралашуның артуы белән бәйле, — дип аңлатты ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading