Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган.
Скопировать ссылку
Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган.
Сайлау участоклары эшчәнлегендә җиһазлар ватылу, эш тукталу очраклары юк, дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. Шулай да, камералар эшчәнлеге кыска вакытка тукталу очрагы теркәлгән.
Татарстанда 2810 сайлау участогы исәпләнә. Аларда 5 меңгә якын күзәтү камерасы урнаштырылган. 7 сайлау участогында, электр энергиясе бетү сәбәпле, төнлә камералар эшләүдән туктап алган.
“Узган төндә 7 камераның сүнү очрагы булды. Һәр очрак буенча акт төзеләчәк һәм аңлатма биреләчәк”, - диде Андрей Кондратьев.
Комментарийлар