Уфа транспорт прокуратурасы 40 яшьлек хатын-кызның үлеме сәбәпле, тимер юл транспорты хәвефсезлеге һәм эксплуатацияләү турындагы кануннарның үтәлешен тикшерәчәк.
Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 28 август кичендә Улу-теләк - Уфа маршруты буенча баручы электр поезды экстрен рәвештә тукталыш ясый. Машинист станцияләр арасында телефонына селфи ясаган хатын-кызны күреп ала, әмма фаҗигане булдырмый кала алмый. Поезд астында калган хатын мизгел эчендә һәлак булган. Күзәтчелек органы бу хәлнең барлык шартларын тикшерәчәк һәм тиешле чаралар күрәчәк.
Комментарийлар