16+

Штрафларның күләмен тагын арттырырга җыеналар?

Штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттыруның нәтиҗәсе булачак дип фаразлый ул.

Штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттыруның нәтиҗәсе булачак дип фаразлый ул.

Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный сугышкан өчен штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

«Дәүләт Думасында хокук бозган өчен җәзаны катгыйландыра торган законга төзәтмәләр әзерлиләр», - дип яза басма.

Инициатива авторы, Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный сүзләренчә, әлеге яңалыкны кертү ихтыяҗы соңгы вакытта мигрантлар катнашында массакүләм тукмашуларның артуы белән бәйле.

Реклама

Выборный фикеренчә, низагта катнашкан өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр тәшкил иткән штраф беркемне дә куркытмый. Штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттыруның нәтиҗәсе булачак дип фаразлый ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading