16+

"Синең якты, нурлы күз карашың, Мәңге калыр безнең күңелдә" Татарстан тагын бер егете белән хушлаша

Яшел Үзән районы Күгәй авылы халкы зур кайгы кичерә. Махсус хәрби операциядә хәрби Илшат Баһаветдинов һәлак булган.

Яшел Үзән районы Күгәй авылы халкы зур кайгы кичерә. Махсус хәрби операциядә хәрби Илшат Баһаветдинов һәлак булган.

Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә "Подслушано в Кугеево" аккаунтында хәбәр ителә.

"Бүген авылыбыз зур югалту кичерә. Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе — туганнары өчен җан атып торган, илебезнең горурлыгы булган авылдашыбыз Гөлфирә апа белән Нургазыйм абый Баһаветдиновларнын бердәнбер уллары, майор Илшатның үлеме сәбәпле туганнарының,  тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр. Раббым тагын да авыр сынау әзерләгән. 

Бәгыреннән өзелеп төшкән, акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, гаилә корган егетебезнең арабыздан китүе — олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Өрлек кебек, имәндәй таза егетләребез тормышның ямен — тәмен дә тоймыйча, җир куенына керә. Бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, әнисе — Гөлфирә апага, әтисе Нургазыйм абыйга, тормыш иптәшенә, туганнарына көч — куәт, күркәм сабырлыклар, түземлек бирсен. Югалту авыр... сагыну газаплары....

Илшатнын дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребез сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче авылдашыбыз Илшатның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Сугышлар бетеп ир- егетләребез, туган илләренә, әти- әнисе, гаиләсе, сабыйлары янына исән- имин кайтсыннар иде. Әмиин.

Аяз көнне, яшен суккан сыман
Яман хәбәр бик тиз таралды.
Бу хәбәрнең авырлыгы белән
Күк йөзләре кинәт каралды.

Груз “Двести” - йөрәк өзгеч хәбәр,
Өрлек кебек егетләр кайта.
Кочып алып сөя алмый ана,
Ябык табутларда сабые ята.

Ана йөрәге ничек түзә икән...
Чит итләргә утлар капмый шул
Нәрсә инде безнең юату сүзе

Янәшәсендә, зинһар, сабыр бул,
Икенче тапкыр ана утлар йота
Икенче тапкыр сагышта яна

Язмыш хәсрәте урап алган,
Йөрәк түрләрендә газиз баласы...
Югалтуның ачы сагышлары
Йөрәкләрне телгәләп ала.

Илшатыбызның ачык, нурлы йөзе
Мәңгелеккә йөрәктә кала
Илшат....син, батыр бөркетебез
Урының булсын оҗмах түрендә

Синең якты, нурлы күз карашың
Мәңге калыр безнең күңелдә...
Урының булсын җәннәт түрендә. Әмиин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Аллам, сабырлыклар бирче!

    Мөһим

    loading