16+

Синоптиклар Татарстанда алдагы көннәргә һава торышы турында сөйләделәр

Татарстанда бу атнада уртача салкын һава торышы урнашачак, ял көннәрендә җылытачак, дип раслый республиканың Гидрометүзәге.

Татарстанда бу атнада уртача салкын һава торышы урнашачак, ял көннәрендә җылытачак, дип раслый республиканың Гидрометүзәге.

26 декабрьдә көндез һава температурасы -1..-6 градус булачак, бераз кар явуы көтелә. Аерым районнарда төнлә буран чыгарга мөмкин.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә болытлы һава торышы көтелә, кар явуы ихтимал. 27 декабрьгә каршы төндә -4..-9 градуска кадәр салкынайта, көндез -1дән -6га кадәр булачак. 28 декабрь төнендә температура -6..-11 булачак. Көндез термометрлар -4..-9С күрсәтәчәк..

ТР Гидрометүзәгенең фаразлавынча, 29 декабрь көнне төнге температура -9.-14 градус, аязганда -17 градус булачак. Көндез температура -5..-10Ска кадәр төшәчәк.

30 декабрь көнне урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Һава температурасы көндез 0-5 С булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading