Ул 7 майдан бирле элемтәгә чыкмаган.
Омск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Александр Мураховский ауга киткән җиреннән хәбәрсез югалган. Ул 7 майдан элемтәгә чыкмаган.
Министрны эзләүдә 100 гә якын кеше катнашкан. Бәхеткә, министрны өч көннән соң эзләп тапканнар. Ул исән - сау һәм хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Александр әфәнде үзе "гадәттән тыш хәл килеп чыкты" дип аңлаткан. Аның транспорты сазлыкка кереп баткан булган.
Комментарийлар