Бүгеннән “Сәләт”нең җәйге аланнарына гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелә. Быел 22 профильле лагерь оештырылуы көтелә.
–“Сәләт” – уртак эшебез. Бу уңайдан әти-әниләргә рәхмәт әйтәсебез килә. Меңләгән балалар өчен мөмкинлекләр мәктәбе бу, алар шуны аңлап балаларны “Сәләт”кә алып киләләр. Җәйге аланнар, җәйге лагерьлар – иң зур игътибарга лаек булган проектларыбыз, – дип сөйли Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
“Сәләт” аланнары республика районнарында урнашкан. Аларның һәрберсе аерым юнәлешне күз уңында тота. Быелгы яңалыкларның берсе булып Кырымда “Сәләт – Ак Барс” сменасы ачылу торачак. “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, анда актив балаларның эләгү мөмкинлеге зур булачак.
–“Сәләт – Ак Барс” сменасына да башка аланнардагы кебек укучылар зур марафон, бәйгеләр аша үтәләр, портфолио әзерлиләр. Әлегә Кырымга кабул итү буенча компаниясе башламады. Якын бер ай эчендә мәгълүматлар “Сәләт” сайтында пәйда булачак, – диде ул.
Комментарийлар