Социаль әһәмиятле басмалар арасында кем җиңүче?
Ел саен Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык конкурс аша социаль әһәмиятле басмалар исемлеген төзи һәм китапларны бастыруга субсидия бүлеп бирә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ел саен Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык конкурс аша социаль әһәмиятле басмалар исемлеген төзи һәм китапларны бастыруга субсидия бүлеп бирә.
2020 елда җиңүчеләр исемлегенә Татарстан китап нәшрияты да керде. Тәкъдим ителгән басмалар арасында ике китап бар:
1. Татар, рус, инглиз телләрендә әзерләнгән “Нәсел, нигез, йола” дигән китап-альбом. Төзүчесе – Л.Миңнуллина. Биредә татар халкының гаиләдәге гореф-гадәтләре, туган җир, туган йорт, туганлык мөнәсәбәтләре, милли йолаларны саклауда өлкәннәрнең роле хакында сөйләнә. Шулай ук бала тугач исем кушу, туй һәм никах, үлем һәм кешене соңгы юлга озатуга бәйле йолалар бәян ителә. Китапның тиражы — 1 мең данә.
2. Карл Фукс авторлыгында татар һәм рус телләрендә “Казан татарлары” дип исемләнгән китап. Автор XIX гасырның беренче яртысында Казан татарларының тарихы, мәдәнияты, йолалары, гореф-гадәтләре, яшәү тәртибе хакында сөйли. Бу китап Европа фәнендә татар халкының тарихына, этнографиясенә һәм мәдәниятына мөнәсәбәтле беренче объектив басма буларак билгеле.
Әлеге китапларны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан Татарстан китап нәшрияты порталы - www.tatkniga.ru сайты аша электрон яисә басма вариантларны соратып алырга мөмкин булачак. Китаплар шулай ук нәшриятның фирма кибетләренә дә сатуга чыгарылачак.
Шунысын искәртеп үтик: Татарстан китап нәшриятының федераль югарылыктагы конкурс аша узуы – беренче тапкыр гына түгел. 2016-2019 елларда нәшрият Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә 8 проектны гамәлгә ашырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар