Су коенганда сак булыгыз: "Кортлар тире астына үтеп керә"
Су коенуларсыз нинди җәй булсын инде! Тик менә елга-күлләргә барып, хәвефле авыру эләктерә күрмәгез! Аның беренче билгесе - тән кычыту.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Су коенуларсыз нинди җәй булсын инде! Тик менә елга-күлләргә барып, хәвефле авыру эләктерә күрмәгез! Аның беренче билгесе - тән кычыту.
Елга, күл яки буада су коенып кайтканнан соң, тәнегез кычыта башлый икән, кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хакта Елена Малышева белән "Жить здорово!" программасын алып баручы медицина фәннәре докторы Андрей Продеус үзенең Instagram сәхифәсендә яза.
Продеус язуынча, су коенганнан соң тән кычыту церкариоз авыруы эләгү хакында сөйли. Сулыкларда адәм баласының церкарий гельминтлары (паразит кортлар) белән зарарлану очраклары сирәк түгел. Әлеге кортлар тире астына үтеп керә һәм кешедә церкариаль дерматит башлана. Бу чирнең билгеләре бер атна тирәсе дәвам итә. Арытаба кортлар кеше организмында үлеп бетә. Әмма аерым очракларда гельминтларга көчле аллергик реакция кузгала. Менә шундый вакытта бронхлар зур зыян күрә, кеше бик нык шешенә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, барысы да бик начар тәмамланырга мөмкин.
Су коенганда паразитлар эләктермәс өчен тыелган урыннарда су кермәскә, ләмле буалар һәм күлләрне урап узарга киңәш итә белгеч. Шул ук вакытта кошлар һәм әкәм-төкәмнәр күп булган сулыкларда гельминтлар эләктерү хәвефе аеруча зур икәнлеген дә искәртә ул. Су кергәннән соң, душта коенып чыгу, тәнне тастымал белән яхшылап корыту хакында онытмагыз, ди табиб.
Чыганак: "Кызыл таң"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар