Владимир Путин шулай дип белдергән.
Бөтен дөньяга таралган зур афәт – коронавирус авыруы махсус уйлап чыгарылган, дигән имеш-мимешләргә нокта куярга вакыт. «Сәясәт белән COVID-19 пандемиясен бәйләп карау зур ялгышлык. Сүз дә юк, теге яки бу күренешнең тамырларын белү – бик дөрес. Ләкин сәясәтләштерү – зур хата. Бу очракта без дөреслектән бик ерак торабыз кебек тоела һәм ниндидер нәтиҗәләргә ышаныч кими», – дип саный ил башлыгы Владимир Путин. Президент фикеренчә, пандемияне сәясәтләштерүгә караганда, аның белән көрәш алып бару күпкә отышлырак һәм кешелек өчен мөһимрәк булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар