16+

Сөйгәне үлү кайгысыннан яшүсмер үз-үзенә кул салган

Кесәсеннән кызы үлгән җиргә барып аның белән очрашырга теләвен язган хат табып алалар.

Кесәсеннән кызы үлгән җиргә барып аның белән очрашырга теләвен язган хат табып алалар.

Мәскәү асты шәһәрләренең берсендә 16 яшьлек егет бер тапкыр үз-үзенә кул салырга маташкан инде. Моның турында дусларына да гел әйтеп килгән, полиция хезмәткәрләре исә аны очраклы рәвештә коткарып калган. 10 нчы сыйныфта укучы егет әтисе өйдә булмаганда бара бу адымга. Өйдә кыз туганы гына була, ул йокыдан торганда егет үлгән була. Егетнең әтисе полициягә 24 июль көнне аның өч ай очрашып өлгергән кызы фаҗигале рәвештә вафат булуын сөйли. Кыз электричка астында кала. Егет бу кайгыны күтәрә алмый, бик нык үзгәрә, сөйгәне янына барасы килүен, иртәме-соңмы үзенә кул салачагын әйтә. Бер тапкыр тимер юл станциясенә бара, полиция аны тәүлекнең караңгы вакытында олылардан башка үзе генә йөргәне өчен тоткарлый. Кесәсеннән кызы үлгән җиргә барып аның белән очрашырга теләвен язган хат табып алалар. Апасы белән аны әтиләре үзе генә тәрбияләгән. Алты ел элек әниләрен машина бәрдереп үтергән, дип яза "МК".

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading