Республикадагы кайбер сырхауханәләрдә табиблар авыруларны әле бер, әле икенче кабинетта кабул итә. Бинаның аргы очына күченеп торган очракларда да, үпкәләш юк. Нинди сәер күренеш икән бу?
– Татарстанда гамәлгә ашырылучы социаль программалар арасында медицина учреждениеләрен төзекләндерү – иң четереклесе. Чөнки сырхауханәләрдә авыруларны кабул итү туктатылмый. Төзекләндерүчеләр табибларның эшчәнлегенә комачаулык тудырмыйча эшләргә омтылалар. Кабинеттан-кабинетка, коридордан-коридорга күченеп торырга туры килә инде, әлбәттә, – дип аңлатты республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров матбугат конференциясендә.
Программаның быелгы исемлегенә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы «төзекләндерүгә мохтаҗ» дип санаган 114 учреждение кертелгән. Аларны яңартуга 3 миллиард 195 миллион сум акча тотылачак.
– Сырхауханәләрдә төзекләндерү эшләре 35 процентка башкарылды, – диде Илдус Насыйров.
Республикада төзекләндерү һәм көзге-кышкы чорга әзерлек эшләре күрсәткечләре июль ае башына: мәгариф тармагында – 26 процентны, мәдәният өлкәсендә – 30,7 процентны, спорт корылмаларында 25 процентны тәшкил итә. Татарстандагы 2064 котельныйның 804е инде «старт» сызыгына куелган, 17 875 километр суүткәргечләрнең 64 процентына карау-төзекләндерү ясалган. Җылылык үткәргечләрен төзекләндерү үтәлеше – 50, ә канализация челтәрләрен төзекләндерү үтәлеше – 59 процент.
Рәдиф Карагай
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар