16+

Табиблар канлы күз яшьләре белән елаган үсмергә ярдәм иткән

Мәскәү табиблары канлы күз яшьләре белән елаган укучыга операция ясаган.

Мәскәү табиблары канлы күз яшьләре белән елаган укучыга операция ясаган.

И.Иванов исемендәге Шәһәр балалар клиник хастаханәсе табиблары уң күзеннән кан саркыган балага ярдәм иткән. 

Малайның әти-әнисе табибларга аны беренче тапкыр 2023 елның маенда ук мөрәҗәгать итә. Үсмернең уң күзеннән кан саркуы турында белдерәләр. Малайга конъюнктивит диагнозы куела һәм вакытлыча ярдәм итүче дәвалау билгеләнә. Көз көне проблема яңадан башлана. Моннан тыш, малай эче авыртуыннан зарлана, шуңа күрә аны тикшерү өчен хастаханәгә салалар. Шул ук вакытта аның күзен офтальмолог тикшерә, алар борчыган симптомнарның сәбәбе - баланың күзендә шеш (капиллярная гемангиома) ачыклый. Соңрак тикшерү диагнозны раслый.

— "Канлы күз яшьләре" барлыкка килүнең берничә сәбәбе булырга мөмкин: күз ялкынсынуы, җәрәхәт», — ди хастаханәнең офтальмология бүлеге мөдире Роман Калиниченко.

Операция уңышлы үтә. Сәламәтлек департаментында пациентның хәле канәгатьләндерерлек, дип хәбәр итәләр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Врачоарны сүгәргә яратабыз . Ә нинди генә авыр диагнозлы хасталарга ярдәм итәләр бит алар. Баш иям табиблар алдында!

    Мөһим

    loading