16+

Табиблар ваемсызлыгы аркасында баласын югалткан ата-анага 4,2 млн.сум акча түләячәкләр

Татарстанның Югары суды табиблар гаебе аркасында вафат булган 16 яшьлек кызның әти-әнисенә 4,2 млн.сум күләмендә компенсация билгеләгән.

Татарстанның Югары суды табиблар гаебе аркасында вафат булган 16 яшьлек кызның әти-әнисенә 4,2 млн.сум күләмендә компенсация билгеләгән.

Суд табибларның ваемсызлыгы аркасында кызларын югалткан Антонина һәм Илдар Мөхәммәтҗановларга мораль зыян өчен компенсация күләмен ике тапкырга арттырды. Шулай итеп, аларның һәркайсы икешәр миллион сум акча алачак. Моннан тыш, апелляция инстанциясе матди зыянны каплау хисабына Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсеннән 259 мең сум түләтү турындагы карарны үз көчендә калдырды.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның декабрендә Яңа Чишмә районында 16 яшьлек кызның эченә операция ясаганда, кинәт кан китә башлаган. Яшүсмергә операцияне җитәрлек тәҗрибәсе булмаган хирург ясаган булган. Моннан тыш, учреждениедә запаста донор каны булмаган.

Суд Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәфис Вафинны һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеровны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем чыгарды. Аларга 1 ел сәламәтлек саклау өлкәсендәге билгеле бер вазыйфаларда эшләү тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading