16+

Таксида эшләүче ашыгыч ярдәм йөртүчесе чукрак пассажир кызны көчләгән

Калининградта таксида вакытлыча эшләүче ашыгыч ярдәм йөртүчесе үзенең чукрак пассажирын көчләгән, дип хәбәр итә "Клопс" басмасы. Әлеге фактны төбәкнең тикшерү комитеты да раслаган.

Калининградта таксида вакытлыча эшләүче ашыгыч ярдәм йөртүчесе үзенең чукрак пассажирын көчләгән, дип хәбәр итә "Клопс" басмасы. Әлеге фактны төбәкнең тикшерү комитеты да раслаган.

28 яшьлек ике бала әнисенең кафедан кайтышы булган. Такси йөртүчесе чукрак пассажирны өенә түгел, ә гаражга алып киткән. Биредә үтерү белән янап, хатын-кызны көчләгән. Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән һәм булган хәл турында гариза язган.

Реклама

46 яшьлек ир-атны тапканнар һәм тиз арада тоткарлаганнар. Ул үзенең көчләүгә катнашын кире кага, ләкин зыян күрүче хатын аны таныган. Җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading