16+

Таксида йөрү бәясе күпмегә арткан?

Татарстанда таксида йөрү бәясе 2024 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча 5 процентка артып, 1 километр өчен 33,3 сумнан артып киткән.

Татарстанда таксида йөрү бәясе 2024 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча 5 процентка артып, 1 километр өчен 33,3 сумнан артып киткән.

Росстат мәгълүматлары буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сәфәр бәясе 33 процентка кыйммәтләнгән. 

Такси хезмәтләре өзлексез рәвештә 2022 елның мартыннан бирле үсә. Шул ук вакытта соңгы ике елда бәяләрнең иң кискен үсеше 2023-нченең августында теркәлгән - июльгә карата бәяләр арту 10,5 процент тәшкил иткән. Алдагы рекорд 2022 елның сентябрендә – 8 процентка булган. 

Бәя артуның сәбәпләр арасында - таксистларның хезмәт хаклары арту, машиналар бәясе, аларга хезмәт күрсәтү, бензин һәм башкаларның кыйммәтләнүе. Гыйнварда Казанны каплаган кар штормы җәмәгать һәм шәхси автотранспорт хәрәкәте белән проблемалар тудырды. Болар барысы да таксига бәяләр үсешенә китерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading