16+

Танылган көрәшчегә Сабан туена хатыныннан зур бүләк

Сабан туйларында бөтен көрәшчеләр мәйданнарда яуланган бүләкләргә куанса, кайебрәүләр сөйгән ярларыннан да шәп бүләкләр кабул итә.

Сабан туйларында бөтен көрәшчеләр мәйданнарда яуланган бүләкләргә куанса, кайебрәүләр сөйгән ярларыннан да шәп бүләкләр кабул итә.

Көрәш җәмәгатьчелегенә яхшы таныш Ришат Исхаков өчен быелгы Сабан туйлары гомерлеккә истә калырлык булган. Тормыш иптәше Диана аңа баһадир малай бүләк иткән."Иртәнге 8.48 сәгатьтә 4 килограммнан артык сабый бүләк итте хатыным. Бу көнне Зәйдә, Сабантуйда көрәштем. Иртәнге 5ләрдә шалтыратты ул "кереп киттем" дип, ә Зәйгә барып җиткәч, шалтыратты "таптым" дип. Мин үлчәнгән идем инде Сабантуйга. Ул шалтыраткач, чынын әйтәм, артык көрәшәсе дә килмәде, кайтып китеп, хатыным, балам янына барыйммы икән дип дә уйладым. Көрәштек, икенче урынны яуладым. Беренче урында - Азат Кашапов. Малайга, Аллаһы боерса, Тамерлан дип исем кушабыз", диде Ришат "ШК хәбәрчесенә.

Ришат белән Диана турында тагын укырга: Тагын бер көрәшче сөйгәненә тәкъдим ясаган

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading