ЮХИДИ җитәкчелеге тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләр өчен штрафларны 50 процентлы ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Бу турыда «Российская газета» яза.
«Моннан тыш, тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин. Тизлекне берничә тапкыр арттыручы затлар өчен штрафларның яртысын түләү мөмкинлеген гомумән бетерергә тәкъдим итәбез», – дигән Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин.
Хәзер Россиядә Административ хокук бозу турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафның 50 процентын гына түләргә мөмкин. Үз вакытында бу юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең түләү дисциплинасын күтәрү өчен эшләнгән иде.
Комментарийлар