16+

Ташламалы гаилә ипотекасы программасы озайтыла

Күп балалыларга ипотеканы түләүдә ярдәм итү өчен түләүләр 2030 елга кадәр озайтылды.

Күп балалыларга ипотеканы түләүдә ярдәм итү өчен түләүләр 2030 елга кадәр озайтылды.

Канун Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.
Икенче һәм өченче укылышта күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын 2030 елга кадәр озайту турында канун кабул ителде. Бу хакта Дәүләт Думасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Канун Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

- Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 450 мең сум күләмендә түләү ала алсын дигән бурыч куйды. Программаны тагын җиде елга озайту турында карар күп балалы гаиләләр өчен торак алу өчен мөһим, — дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading