16+

Татарның танылган шагыйре, Тукай бүләге иясе вафат...

Бүген (30 март) шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (2023) Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) вафат булды.

Татарның танылган шагыйре, Тукай бүләге иясе вафат...

Бүген (30 март) шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (2023) Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) вафат булды.

Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге блогында Ләбиб Лерон хәбәр итә.

***
 Ш.Гаделша Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый: шигырьләр яза, районда русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра.
 Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, Шәүкәт ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша. 1970 елда ул үзендә язып тупланган шигырьләрдән кечкенә бер җыентык төзеп һәм аларны юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләр уңай бәя ала, авторы укырга чакырыла. Ләкин, урта мәктәпне тәмамлау турында кулында әле документ булмау сәбәпле, аны институтка кабул итмиләр.

1972 елның көзендә Ш.Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укый.
Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә. Дистәләп шигъри китап авторы булып таныла («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006) һ.б.
Ш.Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2023 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны җәннәттә булсын

    Мөһим

    loading