16+

Татарстан чиге янында автобус ауган

Башкортстанның Туймазы районында, Татарстан чиге янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Башкортстанның Туймазы районында, Татарстан чиге янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Октябрьский —Туймазы юлында Лада Гранта, Хюндай Солярис җиңел машиналары һәм 33 пассажиры булган НефАЗ автобусы бәрелешкән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, автобус Лада җиңел машинасы белән бәрелешкән, аннары аны икенче чит ил автомобиленә алып ыргыткан. Бәрелүдән соң автобус юл читенә очып төшеп, ауган.

Юл-транспорт һәлакәтендә Лада шоферы һәлак булган. Моннан тыш, автобуста утыручы 2 пассажирга да ярдәм кирәк булган.

Башкортстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, урынга автоинспекторлар, тикшерү-оператив төркем һәм медиклар килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.


Фото: https://t.me/bash_gibdd

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading