16+

Татарстан дәүләт хезмәтләре сайтында 82 яңа мөмкинлек барлыкка килде

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайтында республика халкы 82 яңа хезмәттән файдалана ала.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайтында республика халкы 82 яңа хезмәттән файдалана ала.

Бу хакта ТР дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер республика халкы өчен түбәндәге өлкәләрдә онлайн хезмәтләр күрсәтелә:

Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары;

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы;

Реклама

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм башкалар.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында РФ президенты Владимир Путин куйган бурыч гамәлгә ашырыла. Аның асылы барлык социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүдән гыйбарәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading