16+

Татарстан парламенты киләсе елга дефицитсыз бюджет кабул итте

Татарстан парламентты киләсе елга дефицитсыз бюджет кабул итте.

Татарстан парламентты киләсе елга дефицитсыз бюджет кабул итте.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында депутатлар “2024 елга һәм 2025-2026 планлы елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын икенче һәм өченче укылышта тулаем укылышта кабул итте. 2024 елга республика бюджеты кереме 399,5 миллиард сум күләмендә фаразлана.

Чыгымнар да шул ук – 399,5 милилард сум. 2024 елга федераль бюджеттан финанслау 15,7 миллиард сумга артып, 67,4 миллиард тәшкил итә. Өстәмә акчалар сәламәтлек саклау, мәгариф, экология, авылы хуҗалыгы һәм социаль тармакка юнәлдереләчәк.

2025 планлы елга бюджет кереме – 403,5 миллиард, 2026 елга – 427,4 миллиард. Чыгымнар 2025 елга – 416 миллиард, 2026 елга – 446 миллиард. Бюджет дефициты 2025 елга - 12 497 960,3, 2026 елга - 18 871 743,3 сум. 

Закон проектына 200 төзәтмә кертелде, дип билгеләп үтте Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading