16+

Татарстан Рәисе район җитәкчеләренә йортлар буенча йөреп чыгарга кушты

Татарстан башлыгы янгында тулы бер гаилә һәлак булганнан соң шәхси йортларны йөреп чыгарга кушты.

Татарстан башлыгы янгында тулы бер гаилә һәлак булганнан соң шәхси йортларны йөреп чыгарга кушты.

Коточкыч янгында дүрт бала һәм өч өлкән кеше һәлак булганнан соң, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына һәр йортка кереп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәлешен тикшереп, карап чыгуны йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

18 июнь көнне сәгать 13:00дә Тукай районы Сәет авылында бер катлы бүрәнә өйдә янгын чыга. 8 кешелек гаиләдән җиде кеше янып үлгән. Араларында дүрт бала да бар. Бер өйдә әни кеше, аның улы, кызы, кияве, 4 оныгы яшәгән. Дүрт баланың әниләре урамга чыгып киткәч, янгын чыга. Өйдә калганнар исән чыкмый. 

– Йортта Гәрдәновлар гаиләсе яшәгән. Кызганыч, 4 бала, аларның әтисе, әбисе һәм эштән төнге сменадан кайтып йокларга яткан абыйлары һәлак була. Янып торган йорттан балаларның әнисе генә чыгып котыла. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Урында тиешле хезмәтләр эшли, – диде Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрдәнов. 

Бу факт буенча "саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгынга каршы чаралар үткәрү эшен көчәйтергә кушты. Аерым алганда, биредә сүз йорт ишегалларын карап чыгу һәм халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеген аңлату турында бара", - диелә хәбәрдә.

Миңнеханов күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты. Профилактик әңгәмәләр системалы рәвештә үткәрелергә тиеш, ә һәр гаилә контрольдә булырга тиеш, көнкүрештә янгыннарны профилактикалауга барлык кирәкле хезмәтләр: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, волонтерлар, социаль хезмәтләр җәлеп ителергә тиеш, дип ассызыклады ул.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, янып үлгән гаилә имин булмаган. Балаларның әнисе янган йорттан чыгып өлгергән.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading