16+

Татарстан синоптиклары майның соңгы көннәре нинди булачагын фаразлады

Татарстан синоптиклары майның соңгы көннәре нинди булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, бүген республика районнарында һәм Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнбатыштан килүче һава агымы белән алмашына ала. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлаганча, иң югары һава температурасы төнлә кырау төшәрлек итеп суыта - 0..+3, ә туфракта -4 градуска кадәр суыта. Көндез максималь һава температурасы +9..+14 градус булачак.

Казанда да иртәгә яңгыр көтелә. Республика белән чагыштырганда, башкалада тагын да салкынрак булачак: төнлә - 0..+2, көндез +9..+11 градус җылы.

Дүшәмбе, 30 майда, күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Төнлә урыны белән көчле явым-төшем булу ихтималы да бар. Урыны белән яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Төнлә ул, кайбер җирлекләрдә көчәеп, тизлеге секундына 17 метр булырга мөмкин. Иң түбән һава температурасы төнлә +6..+11 градус булса, көндез иң югары һава температурасы +13..+18 градус булыр дип көтелә.

31 майда республикада алмашынучан болытлы һава булачак, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан. Алдагы тәүлекләр белән чагыштырып караганда, бу көнне бераз җылытачак: төнлә иң түбән һава температурасы - +2..+7, ә язның соңгы көнендә көндез +12..+17 градус җылылык көтелә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading