Шешнең зурлыгы 18 сантиметрга чаклы җиткән.
Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары хатын-кыздан 400 граммлы шеш алганнар. Бу хакта медицина учреждениесенең telegram-каналында хәбәр ителә.
Кыска вакыт эчендә шеш үсеп 18 сантиметрга чаклы җиткән һәм умрау сөяге дәрәҗәсендә булган. Тикшерү дә зур шеш булуын ачыклый.
Операцияне Ростислав Сагеев үткәргән. Ул 4 сантиметрга косметик кисем ясап шешне алганнар.
Комментарийлар