Татарстанда 1 миллион 100 мең бурычлы исәпләнә
Суд приставлары татарстанлыларга үзләренең бурычларын белергә тәкъдим итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Суд приставлары татарстанлыларга үзләренең бурычларын белергә тәкъдим итте.
Мәгълүмати акцияне Бөтендөнья куркынычсыз интернет көненә туры китерделәр һәм ул халык күпләп йөри торган урыннарда уздырыла.
9 февральдә 13.00 сәгатьтә «МЕГА» сәүдә үзәгендә махсус пункт эшләячәк, биредә теләге булган һәркем үз бурычларын тикшерә һәм суд приставлары консультациясен алу мөмкинлеге тудырылачак. Әлеге чара сәүдә үзәгенең нуленче катында, фуд-корт каршысында узачак.
Белгечләр Федераль суд приставлары хезмәтенең төбәк идарәсенең мәгълүматлар базасы аша күрсәтелгән йөкләмәләр турында белергә һәм шунда ук онлайн түләргә тәкъдим итә. Моннан тыш, бурыч турындагы мәгълүматны рәсми мобиль кушымта ярдәмендә алырга мөмкин. Чит сайтлардан файдаланмаска киңәш итәләр.
"Бу сайтлар ялган һәм аларның яшәү көннәре санаулы... Моның белән бәйле рәвештә без Дәүләт хезмәтләре яки Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтларына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән киңәш бирәбез," - дип шәрехләде Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Варфоломеев.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 1,1 млн кешенең бурычы бар. Идарә вәкиле сөйләгәнчә, бүген суд приставларында башкаруда 1,2 млн эш исәпләнә.
«Бурычлылар санына караганда, башкарудагы эшләр саны күбрәк. Бу кайберәүләрнең берьюлы берничә бурычы булуы турында сөйли", - дип аңлатты Варфоламеева.
Спикер ачыклаганча, бурычның 35% ы ЮХИДИ линиясе буенча түләнмәгән штрафларга туры килә, тагын бер өлеше - кредит бурычлары.
Фото: http://r16.fssp.gov.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар