16+

Татарстанда 36 яшьлек разведчик Илдар Кәримов белән хушлаштылар

Әлки районы үзенең батыр улын, Татар Борнае авылы егете Илдар Кәримовны соңгы юлга озатты.

Әлки районы үзенең батыр улын, Татар Борнае авылы егете Илдар Кәримовны соңгы юлга озатты.

Хәрбигә 36 яшь иде. Ул махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. 
Илдар 2022 елның көзендә Донбасска юл тотты, биредә разведка бүлекчәсендә хезмәт итте.

Сугышчан бурычларны үтәгәндә, яраланган дустын яу кырыннан алып чыкканда чын каһарманнарча һәлак булды.

Илдар Кәримовны Татар Борнае авылы зияратында җирләделәр. Әлкилеләр батыр якташларының исемен мәңгеләштерергә уйлыйлар.

Илдар "Шәһри Казан" укучыларына яхшы таныш. Мобилизация игьлан ителгәч, ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде. Тулырак: Мобилизацияләнгән Илдар Кәримов: «Безне чын профессионаллар өйрәтә, алар барысы да махсус хәрби операция зонасында булып кайткан»

​​​​​​

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading