16+

Татарстанда баланы кыйнаган видеодан соң ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Асылташ" социаль приютындагы вакыйгага аңлатма бирде.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Асылташ" социаль приютындагы вакыйгага аңлатма бирде.

Социаль челтәрләрдә Чаллының «Асылташ» социаль приютында яшүсмерләр тарафыннан бер малайны кыйнау видеосы таралды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Бу хакта ведомство үзенең рәсми сайтында хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге вакыйгадан хәбәрдар һәм хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Бу вакыйганың шартлары буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Шулай ук баланы табиблар тикшергән, аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең бер малайны социаль приютта кыйнау видеосы пәйда булды.  Өлкәнрәк яшьтә бер бала кечерәк яшьтәгесен тотып тора, өченчесе шул баланы куллары һәм аяклары белән кыйный. Бер тапкыр сугудан соң малай идәнгә егылып төшә. Аннары кыйнауга тагын бер яшүсмер кушыла. Бүлмәдәге башка балалар бу хәлне күзәтеп кенә тора.

Әлеге вакыйга буенча ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Шул ук вакытта «Асылташ» җитәкчелеге балалар шаярткан дип саный.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading