16+

Татарстанда бер айлык балада коронавирус ачыкланган...

Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар.

Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар.

30 июльдә Зәйдә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланды. Авыручыларның берсе бер айлык бала булуы ачыкланды. Бала июнь аенда туган. Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар. Гаиләдәге барлык өлкәннәр дә COVID-19га каршы прививка ясатмаган булган.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан бу очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бала авыруны башкалардан йоктырган дигән шик бар.

Реклама

Шулай ук COVID-19 диагнозы 1997 елда туган ир-атта расланган, ул аэропорт хезмәткәре булып эшли. Ул да коронавируска каршы прививка ясатмаган булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ул аралашкан кешеләрне ачыклый.

Бу хакта "Зәй офыклары"на сылтама белән "Татар-информ" яза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading