16+

Татарстанда бер педофил тугыз яшьлек кызчыкны көчләгән

Җинаятьче моңарчы төрмәдә утырып чыккан була.

Җинаятьче моңарчы төрмәдә утырып чыккан була.

Җинаять шушы көннәрдә Чаллыда була. Башлангыч сыйныфта укучы ике кызның подъезддагы баскычтан төшеп барулары була. Беренче катта аларны бер ир каршы ала, акча һәм тәм-томнар тәкъдим итеп, кунакка чакыра. 9 яшьлек кыз аның артыннан фатирына кереп китә, ә аның дусты баш тарта.

Кыңгыр гамәлен кылганнан соң, әлеге ир кеше кызны озатырга чыга да кача. Аны төнлә тоткарлаганнар. Ачыкланганча, баланы көчләүдә гаепләнүче ир Минзәлә районындагы бер авылдан. Аңа 38 яшь, элек хөкем ителгән булган. Даими эш урыны юк. Җинаять кылынган фатирда бер хатын белән яшәгән.

Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан, шикләнелүчегә 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәшәрәт, андыйлар баребер дөрес юлга басмый, юк итәргә кирәк,башкаларына сабак булыр иде😡

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эллэ кайчан качкандыр инде . Теге эйбереннэн асып куясы иде дэ.....

      Мөһим

      loading