Ял көннәрендә Татарстанга салкыннар киләчәк, яңгыр яву ихтималы зур, дип хәбәр иткән «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.
— Шимбәгә кадәр яхшы, матур, үзгәрешсез һава торышы булачак, кояш та, җылылык та җитәрлек – +15..+17 градус. Шимбә көнне салкынайту, салкын фронт һәм температураның + 9..+12 градуска кадәр төшүе көтелә, болар барысы яңгырлар белән үреләчәк, — дигән спикер.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасының төньягында һәм төньяк-көнчыгышында бу атна ахырында яки икенче атна башында кар төшәргә мөмкин.
— Кар турында әйткәндә, ул циклон белән төньяктарак булачак һәм Киров белән Пермь шәһәрләрен колачлаячак. Татарстанда кар яву ихтималы булса да, ул якшәмбе көнне яки җылы фронт якынлашканда дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә булырга мөмкин, әмма бу республиканың ерак төньягына һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла, - дип өстәде спикер.
Комментарийлар