16+

Татарстанда бүген юлларда буран һәм бозлавык көтелә

Татарстанда бүген юлларда буран һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Татарстанда бүген юлларда буран һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр артачак дип фаразлана. Көндез термометр баганалары -2 дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавыктан тыш кар өемнәре барлыкка килергә мөмкин.

Иртәгә, 11 февральдә, синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда кар явачак, урыны белән буран чыгарга мөмкин. Төнлә температура -5-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары температура -1-6 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading