16+

Татарстанда дүрт айлык бала әти-әнисе белән уйнаганнан соң вафат булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, дүрт айлык улларын яшь әти-әни уен вакытында өскә чөеп уйнаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, дүрт айлык улларын яшь әти-әни уен вакытында өскә чөеп уйнаган.

Көтмәгәндә бала сулыш алудан һәм хәрәкәтләнүдән туктый. Фаҗига 6 гыйнварда Яшел Үзәндә була. Фрунзе урамындагы фатирга «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Табиблар да сабыйга ярдәм итә алмаган. Бала муен умырткалыгының муен өлешенә кан сауганнан үлгән. Дөресрәге, үлем сәбәбе турында экспертизадан соң әйтергә мөмкин булачак.

Тикшерү комитеты сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү турында җинаять эше кузгаткан. Бу вакыйганың нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.Хокук саклаучылар баланың 26 яшьлек анасын һәм аның белән яши торган 32 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сабыйның үлеме турындагы эшне тикшерүне үз контроленә алды, дип хәбәр итте Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading