16+

Татарстанда Газа секторында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 31 млн сум акча җыелган

8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Газа секторында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен 31 млн сум акча җыелган.

8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Газа секторында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен 31 млн сум акча җыелган.

Акчалар «Зәкят» хәйрия фондының махсус счетына күчерелгән. Бүгеннән фонд табигый формада азык-төлек һәм әйберләр җыюны туктата. 

Татарстанда гуманитар ярдәм җибәрү өчен 5,1 млн сумнан артык 20 тонна продукт сатып алынган. Бу - тушенка (хәләл), ярма, макарон, көнбагыш мае, куертылган сөт, балалар ризыгы, чәй, балык консервалары һ. б.

Кирәкле товарлар исемлеге "Кызыл Ярымай" тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган. Якын көннәрдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Параллель рәвештә ярдәм күрсәтү һәм аннан соң ярдәм итү мәсьәләсе дә карала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading