⠀
Әлеге вакыйга турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 12:54 сәгатьтә кергән.
Әлмәт районының Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолет җиргә килеп төшкән.
⠀
Урынга чакыру буенча килгән коткаручылар һәлакәт нәтиҗәсендә ике кешенең һәлак булуын ачыклаганнар. Янгын чыкмаган, әмма аның барлыкка килүен булдырмас өчен янгын сүндерүчеләр күбек сиптергән, ә соңыннан һәлак булучыларның үле гәүдәләрен чыгарганнар.
⠀
Һәлакәт урынына Кама транспорт прокуроры килгән. Билгеле булганча, "Ермак" җиңел моторлы самолеты Әлмәт авиаклубыныкы булган. Хәзер хокук саклаучылар очышларның куркынычсызлыгы турындагы кануннарның үтәлешен тикшерәләр.
Фото: http://ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар