16+

Татарстанда кайбер машина йөртүчеләрне транспорт салымыннан азат иттеләр

Канун 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Канун 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Татарстанда электр автомобильләре хуҗаларын транспорт салымыннан азат иттеләр. Тиешле канунга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Документта электр двигательләре урнаштырылган җиңел һәм йөк автомобильләре, мотороллерлар һәм автобуслар, мотоцикллар хуҗалары салым салудан азат ителүе турында хәбәр ителә.

Транспорт салымыннан тулысынча азат ителү 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, аннары 2029 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр электромашиналарның хуҗалары салымнарның 50 процентын гына түләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «АТОМ» оешмасы 2030 елга пилотсыз электромобиль чыгарырга планлаштыра. Шундый эчтәлектәге белдерү Kazan Digital week-2023 форумы кысаларында ясалды.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading