Коену урыны җиһазландырылмаган.
Лениногорскида 35 яшьлек ир-ат Түбән күленә йөзәргә киткән. Кызганыч, ниндидер мизгелдә ул бата башлый. Коену урыны тиешенчә җиһазландырылмаган.
Һәлакәт урынына коткаручылар килгән. Ярты сәгатьтән соң алар ирнең үле гәүдәсен ярдан 10 метр ераклыкта, 2 метр тирәнлектә табып алалар, ир-атны ярга чыгаралар. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.![](/images/uploads/ckeditor/png/611a25695d4f6_image-20210816114425-1.png)
Комментарийлар