Бүгенге көндә республикада СОVID-19ның 15 017 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавируслы инфекция йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
"Аларның 2се - читтән кайткан кешедә ачыкланса, 88се бу чирне элемтә аша йоктырган. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 59 өйдә дәвалану ала", - диелә хәбәрдә.
Балигъ булмаганнар арасында чирләп китүнең ике яңа очрагы бар, авырып китүчеләрнең иң күбесе 30-50 яшьтәгеләр, барлыгы 27 кеше.
География:
1. Казан - 54
2. Яр Чаллы - 6
3. Азнакай - 1
4. Актаныш - 1
5. Әлки районы - 2
6. Әлмәт - 5
7. Арча - 1
8. Баулы - 1
9. Бөгелмә - 1
10. Биектау районы - 3
11. Яшел Үзән - 2
12. Лениногорск - 3
13. Менделеевск - 1
14. Түбән Кама - 4
15. Нурлат - 2
16. Саба - 2
17. Сарман - 1
Комментарийлар