16+

Татарстанда коточкыч фаҗига: ике үгез янып үлә, кешеләр мөлкәтсез кала

Өч версия карала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларында кыска ялганыш, ут төртү.

Өч версия карала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларында кыска ялганыш, ут төртү.

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында зур янгыннан зыян күргән гаиләләргә ярдәм кирәк. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Биредә өч гаиләгә участокларын тәртипкә китерү өчен матди ярдәм, шулай ук транспорт белән булышлык кирәк. Акчаны түбәндәге телефоннарга беркетелгән Сбербанк картасына салып була: 8-967-373-07-50, 8-960-068-04-03, 8-939-312-60-01.

Янгын 9 августта кичке алтылар тирәсендә башлана. Биредә дүрт сарай, бер мунча янып бетә. Янгын 130 квадрат метр мәйданда була. Биредә ике үгез янып үлә, кешеләр мөлкәтсез кала.

Үлүче һәм имгәнүче кешеләр юк. Өйләрне уттан саклап кала алганнар. Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Өч версия карала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларында кыска ялганыш, ут төртү.

Реклама

Янгын мизгелләре төшерелгән кадрларны да НТР-24 каналы күрсәтте. Видеода берничә корылма берьюлы януы күренә, кешеләр утны үзләре сүндерергә маташа. Авыл халкы терлекләрне чыгарырга ярдәм итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә өч участокта каралты-кура яна торган була. Утны 1,5 сәгать сүндерәләр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading